Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләрендә татар теленнән тест узды

 
Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләрендә татар теленнән тест узды 24.10.2013

Түбән Кама муниципаль районы мәктәпләрендә татар теленнән тест узды

Түбән Кама муниципаль районы гомуми белем бирү мәктәпләренең тугызынчы классларында укучы 2628 бала татар теленнән белемнәрен тикшерү буенча тест узды.

Алар, 90 минут дәвамында, татар теленә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе белгечләре сүзләренә караганда, тестта бирелгән күнегүләрнең эчтәлеге укучыларның 5нче класстан 8нче каласска кадәр татар теле буенча мәктәп программасында өйрәнгәннәренә туры килә. 

Хәзер шундый ук тикшеренүләр унберенче класс укучылары өчен дә һәм башка фәннәрдән дә үткәреләчәк. Бүген алар инглиз теле, ә 29 октябрьдә информатика буенча тест тапшырачак. Әлеге тестларның нәтиҗәсе ике атнадан соң мәгълүм булачак, җалар укучыларның укудагы өлгерешләренә бернинди дә йогынты ясамаячак.   

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования