Вернуться к обычному виду

Түбән Кама хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Президенты котлады

 
Түбән Кама хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Президенты котлады 17.10.2013

Түбән Кама хезмәтчәннәрен Татарстан Республикасы Президенты котлады

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендәге Түбән Кама делегациясе Казанга, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәмгә барып кайтты.

Казаннаың «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында уздырылган ул бәйрәмдә республиканың авыл хуҗалыгы алдынгыларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов һ.б. котлады. 

Берничә кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Түбән Камадан «Нефтехимагропром» җәмгыяте тракторчы-машинисты Александр Антонов та бар, ул «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования