Вернуться к обычному виду

Түбән Кама балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр — иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре

 
Түбән Кама балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр — иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре 09.10.2013

Түбән Кама балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр — иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләр — иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләредер. Бәхетле, чөнки алар явызлыкның ни-нәрсә икәнен белмәүче самими күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. 
Эшләре авыр, чөнки чыр-чулы икешәр дистә нарасыйны көн дәвамында җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да җикеренмичә түзә алмаган заманыбызда тәрбияче, үз төркемендәге бала өчен, иң-иң якын кешегә әйләнә дә куя.

Шул түземле, ак күңелле тәрбиячеләрнең Түбән Уратма авылы балалар бакчасында эшләүчеләрен, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, муниципаль район советы депутаты Әнәс Миңнәхмәтов үзе барып котлады. Тәрбиячеләргә, аларның ярдәмчеләренә үзе махсус атап алып килгән роза бәйләмнәренә кушып, хезмәт уңышлары, сәламәтлек теләде ул.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования