Вернуться к обычному виду

Түбән Камада өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә

 
Түбән Камада өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә 08.10.2013

Түбән Камада өлкәннәр ункөнлеге дәвам итә

Түбән Каманың социаль хезмәткәрләре, Өлкәннәр көне уңаеннан, шәһәребездә һәм районыбызда яшәүче 90 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәкләрнең өйләренә килеп, азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.

1 октябрьдән башлап, өлкәннәр өчен бик күп чаралар — мәктәпләрдә концертлар, бәйрәм кичәләре, чәй табыннары оештырылды. Аларга анда бүләкләр дә тапшырдылар. Шулай ук, предприятиеләрдә һәм оешмаларда да үзләрендә эшләп лаеклы ялга киткән өлкәннәрне чәй табыннары янына чакырып хөрмәт күрсәттеләр. «Өлкәннәр ункөнлеге» исеме астында андый чаралар әле дә дәвам итә.

Тик ул чараларга бару мөмкинлеге булмаганнар да бар. Әйтик, 90 яшьтәгеләр һәм аннан да өлкәнрәкләрнең бик сирәге генә өйләреннән чыгып йөри ала. Шунысын да искәртү урынлы булыр — нәкъ менә шул яшьтәгеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан яки ул чордагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр. Андыйлар шәһәребездә һәм районыбызда 400 кеше икән. Халыкны социаль яклау идарәсе һәм “Милосердие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре шуларның һәрберсенең өйләрендә булып, бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткереп, азык-төлек җыелмалары өләшеп чыктылар.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования