Вернуться к обычному виду

Түбән Камада гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр уздырылачак

 
Түбән Камада гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр уздырылачак 01.10.2013

Түбән Камада гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр уздырылачак

4 октябрь, җомга көнне, иртәнге 9да бөтен Татарстан муниципаль берәмлекләре буенча сирена кычкыртылачак, бу бөтен Россия буенча шулай һәм «Внимание, всем!»дигәнне аңлата.

Сирена ишетү белән, гражданнар радио, ТВ кебек мәгълүмат чыганакларын кабызырга, ТВның «Россия 1», «ТНВ» каналларын карарга яки «МТС», «Мегафон» операторлары элемтә хезмәте күрсәтә торган кесә телефоннарына килгән СМС-хәбәр-күрсәтмәне карарга тиеш була.

Ул көнне «Нижнекамскшина» ААҖндә янгын сүндерү буенча тактик өйрәнүләр уздырыла һәм анда өстәмә көчләр җәлеп ителә. Гомумән, республикада гражданнар оборонасы чараларын тәэмин итүдә 14 хезмәт катнаша, төп эшләрне башкаруда гражданнар оборонасы көчләре 150 мең кешегә җыела, муниципалитетларда штаблар эшли. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования