Вернуться к обычному виду

Түбән Камада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнәләр

 
Түбән Камада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнәләр 25.09.2013

Түбән Камада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнәләр

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әле елдан артык вакыт бар. Шулай булса да, аңа әзерлек башланды. Мунициаль район башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин рәислегендә Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комететның киңәйтелгән утырышы шул хакта барды.

Әлеге киңшәмәгә предприяте һәм оешма җитәкчеләре, уку йортлары директорлары, җирле үзидарә советлары рәисләре, ветераннар советы һәм аксакаллар шурасы әгъзалары, авыл җирлеге башлыклары, Түбән Каманың эзтабарлар отрядлары экспедицияләрендә катнашучылар чакырылган иде.

Елдан-ел кими барган сугыш ветераннары өчен бу инде соңгы мәртәбә шулай зурлап кадер-хөрмәт күрсәтүдер, мөгаен. Хәзерге вакытта районда Бөек Ватан сугышынада катнашкан һәм шуларга тиңләштерелгәннәрдән нибары 333 кеше генә исән икән инде. Соңгы ике атна эчендә генә дә алар 42 кешегә кимегән.

Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү буенча оештыру комитетының эш планына күптөрле чаралар кертелгән. Шуларның иң мөһимнәре фронтовикларга һәм алара тиңләштерелгәннәргә һәртөрле социаль ярдәмнәр күрсәтү. Айдар Метшин киңәшәмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Ветераннарның һәрберсенең исемнәрен генә түгел, ә аларның проблемаларын да белергә һәм аларга ярдәм итәргә тиешбез. Мондый эшләрне бәйрәм уңаенан гына түгел, көн саен алып барырга кирәк», — диде.

Тиздән шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышында катнашканнар арасында анкеталар тутырылачак. Әлеге эш ветераннарны предприятиеләргә һәм оешмаларга беркетү өчен кирәк. Чөнки хәзере көндә 133 сугыш ветераны бер предприятиегә дә беркетелмәгән һәм бәйрәм уңаеннан уздырыла торган чараларда катнашу мөмкинлегеннән, тиешле игътибардан мәһрүм.

Социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Ямалиева әйтүенчә, Бөек Ватан сугышы ветераннарынның, сугышта катнашканнарның тол хатыннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең проблемаларын һәрберсенең өендә булып, аларның үзләре һәм якыннары белән сөйләшеп кенә төгәл белергә мөмкин. Бу уңайдан, оештыру комитеты әгъзалары ярдәменә дә дә зур өмет баглана.
Хәзерге вакытта сугыш ветераннарыннан һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннарыннан барлыгы 673 кеше торак шартларын яхшырту реестрына теркәлгән. Шуларның 663е торак өчен субсидия алып, бүгенге көндә торак шартларын яхшыртуга ирешкәннәр. Хәзер торак шартларын яхшырту өчен ветеранадан 10 кеше исәптә тора.

Киңәшмә ахырында «Нефтехимик» эзтабарлар отряды җитәкчесе Ольга Ланцова Смоленск өлкәсендә, кайчандыр канкойгыч сугышлар булган урыннарда, һәлак булган солдатларның сөякләрен һәм шәхси әйберләрен эзләү буенча экспедиция барышы турында сөйләде. Шәһәр мэры Айдар Метшин аларның бу эшчәнлекләренә югары бәя бирде. Киләчәктә дә сугышта һәлак булган кешеләрнең исемнәрен ачыклауда һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур уңышлар теләде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования