Вернуться к обычному виду

Түбән Камада «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы узачак

 
Түбән Камада «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы узачак 16.09.2013

Түбән Камада «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы узачак

16 сентябрьдән башлап, Түбән Камада наркотикларга каршы «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы узачак. 

Әлеге айлык республикада беренче тапкыр уздырыла. Ул, республика территориясендә вазгыятьне сәламәтләндерү өчен, наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Түбән Кама буенча идарәсе белән берлектә, Түбән Кама прокуратурасы тарафыннан оештырыла.

Ай дәвамында бик күп чаралар уздыру планлаштырылган. Аерым алганда, наркотик матдәләрне тарату һәм куллануны пропагандалый торган сайтларны бетерү буенча чаралар күреләчәк, шулай ук наркотик матдәләр әйләнеше белән бәйле даруханәләрне һәм юридик затларны тикшерү эше көчәйтеләчәк. Моннан тыш, наркотикларга каршы айлык кысаларында шәһәрдәге биналарның фасадларында һәм корылмаларында психоактив матдәләр белән сәүдә итүне күрсәткән язмаларны ачыклау һәм бетерү буенча масштаблы эш барачак. 

Шулай ук укучылар белән гамәлдәге законнары һәм психоактив матдәләрне куллануның нәтиҗәләрен аңлатуга багышланган очрашулар планлаштырылган. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования