Вернуться к обычному виду

Түбән Камада ярминкәләр эшли башлый

 
Түбән Камада ярминкәләр эшли башлый 10.09.2013

Түбән Камада ярминкәләр эшли башлый

14 һәм 15 сентябрьдә иртәнге 8дән «Комета» базарында һәм, шулай ук, Бызов урамындагы базар янәшәсендә көзге ярминкә эшли башлый.

Шимбә, ягъни 14 сентябрьдә көндезге 10.30 сәгатьтә «Комета»да ярминкәләр сезоны ачылуга багышланган тантана һәм бәйрәм концерты була.

Кара көзгә кадәр дәвам итәчәк яшелчә ярминкәләрендә үзебезнең авыл җирлегендәге фермерлар җитештергән бәрәңге, суган, кишер, кәбестә һ.б. сатылачак.

Бәяләре базар хакыннан арзанрак булачак. «Комета»да яшелчә ризыгы белән беррәттән, ит ризыгы да сатылачак.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования