Вернуться к обычному виду

Түбән Камада “Яшел дулкын” дип исемләнгән киң колачлы акция тормышка ашырыла башлаячак

 
 Түбән Камада “Яшел дулкын” дип исемләнгән киң колачлы акция тормышка ашырыла башлаячак 09.09.2013

Түбән Камада “Яшел дулкын” дип исемләнгән киң колачлы акция тормышка ашырыла башлаячак

16 сентябрьдән шәһәребездә агач утырту буенча “Яшел дулкын” дип исемләнгән киң колачлы акция тормышка ашырыла башлаячак.

Әлеге акция барышында шәһәр территориясендә — урамнарда, магистраль юллар читендә, мәктәп территорияләрендә — барлыгы 17545 төп агач үсентеләре утыртылачак.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Сәрвәров акция барышында нинди агачларның, күпме санда һәм кайда утыртылачагы турында җентекләбрәк сөйләде. Акциянең беренче көненнән башлап, микрорайоннарда — 12687, магистраль юл читләренә — 3462, киселгән агачлар урынына — 980, уку йортлары территорияләренә 416 төп агач үсентеләре утыртылачак. Шулай ук, агач төрләренең саны да билгеле инде: каен — 4715, юкә — 3130, миләш — 6417, сирень — 1704 һ.б. Киңәшмәдә катнашкан җитәкчеләргә агач утырту тәртибе аңлатылган технологик карталар да өләштеләр.

Чыннан да, агач утырту акциясе шәһәребезнең экологиясен яхшырту буенча бик кирәкле чара һәм барыбыз бергә керешсәк кенә аны башкарып чыга алачакбыз.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования