Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районының әйләнә-тирә мохитен тернәкләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән Анатолий Щеповских вафат

 
Түбән Кама муниципаль районының әйләнә-тирә мохитен тернәкләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән Анатолий Щеповских вафат 09.09.2013

Түбән Кама муниципаль районының әйләнә-тирә мохитен тернәкләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән Анатолий Щеповских вафат

ТР җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Кичә 69 нчы яшендә РФ атказанган экологы, география фәннәре кандидаты, сәнәгать үсеше буенча ООН оешмасы милли эксперты, элеккеге ТР әйләнә-тирә мохитне һәм табигать ресурсларын саклау министры Щеповских Анатолий Иванович вафат булды.

А.Щеповских 1945 нче елның 15 гыйнварында Оренбург өлкәсе Бузулук районы Сухоречка авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1963 нче елда педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, укытучы булып башлаган.

1964-1967 нче елларда Совет Армиясендә хезмәт иткән.

1967-1976 нчы елларда комсомол һәм партия эше белән шөгыльләнгән. 1974 нче елда “тау инженеры” («горный инженер») белгечлеге буенча Мәскәү нефть, химия һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган.

1976 нчы елда – рәис урынбасары, 1982 нче елда – Лениногорск халык депутатлары советы башкарма комитеты рәисе.

Ул 1993 нче елда ТР әйләнә-тирә мохитне һәм табигать ресурсларын саклау министры итеп билгеләнгән, 2001 нче елда эшчәнлеген ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары буларак дәвам иткән.

Аның катнашында Татарстанда Җир Хартиясе кулланыла һәм тормышка ашырыла башлаган. А.Щеповскихның фәнни потенциалы экологик мониторинг картасын төзегәндә һәм Татарстанның Кызыл һәм Яшел китапларын бастырганда кулланылган.

Соңгы елларда ул Түбән Кама муниципаль районының әйләнә-тирә мохитен тернәкләндерү мәсьәләләре белән шөгыльләнгән.

А.Щеповскихның хезмәт казанышлары дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән. Ул ТРның Мактау грамотасы, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләнгән, “РФ атказанган экологы” исеменә лаек булган, һәм аңа ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылган.

“Анатолий Иванович Щеповских турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак”, - диелә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров, “Татнефть” ААҖ генераль директор Шәфәгать Тәхаутдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы республика Советы рәисе Хәбир Иштирәков кул куйган некрологта.

Анатолий Щеповских белән хушлашу тантанасы 6 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования