Вернуться к обычному виду

«Татарстан – яңа гасыр» Түбән Кама балаларына ярдәм итте

 
«Татарстан – яңа гасыр» Түбән Кама балаларына ярдәм итте 03.09.2013

«Татарстан – яңа гасыр» Түбән Кама балаларына ярдәм итте

Республикабызда аз керемле гкаиләләрдә үсүче балаларга ярдәм йөзеннән «Мәктәпкә әзерләнергә булыш» дигән акция игълан ителгән иде. Бу чарадан «Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте дә читтә калмады.

Эшмәкәрләр Булат Мотыйгуллин, Айзат Нәбиев һәм Алмаз Сәгдиев булышлыгы белән «Веста» балаларга һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә булачак укучылар өчен бәйрәм уздырылды.
Конөерт программасыннан соң, 16 балага дәфтәр, буяулар, ручка, карандаш һ.б. уку кирәк-ярагы салынган портфельләр бүләк иттеләр.

«Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге рәисе Айдар Әһлиуллин, беренче класска баручы баларны уку башлануы белән котлады, аларга сәламәтлек, яхшы билгеләренә генә укуларын, яңа дуслар табуын теләде.

Балаларның күңелле бәйрәм һәм зур бүләкләрдән куанычлары эчләренә сыймады.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования