Вернуться к обычному виду

Түбән Камада берьюлы ике бәйрәм – Республика көне һәм Шәһәр көне билгеләп үтелде

 
Түбән  Камада берьюлы ике бәйрәм – Республика көне һәм Шәһәр көне билгеләп үтелде 01.09.2013

Түбән Камада берьюлы ике бәйрәм – Республика көне һәм Шәһәр көне билгеләп үтелде

Бәйрәм тантанасы 14нче лицей янында спорт мәйданчыгы ачылу белән башланып китте. Тантанада Түбән Кама муниципаль район Башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин һәм Татарстан Республикасы Презиндентының эшмкәрләр хокукларын яклау буенча вәкиле Тимур Ногманов катнашты. 

Урам тренажерларыннан, спорт һәм балалар мәйданчыкларыннан торган бу комплексның төзелүе – шәһәрнең бу почмагында яшәүче халык, бигрәк тә балалар өчен шатлыклы хәл. Чөнки шәһәрнең икенче башындагы «Кояшлы алан» ял паркы алардан ерак. Менә хәзер аннан ким булмаган комплекс 14нче лицей янында ачылды. Мондый спорт комплекслары Татарстан хөкүмәтенең махсуспрограммасы нигезендә ачыла.

Сүз уңаеннан, шәһәр көнендә мондый бүләк ясау инде традиөиягә кереп бара. 2011 елда - «Ярыш» спорткомплексы, 2012 елда «Кояшлы алан» паркы белән Муса Җәлил һәйкәле ачылган иде. 


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования