Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районының Каенлы мәчетенә 100 ел тулды

 
Түбән Кама районының Каенлы мәчетенә 100 ел тулды 02.09.2013

Түбән Кама районының Каенлы мәчетенә 100 ел тулды

Түбән Кама районының Каенлы авылында зур вакыйга булды — хәзерге вакытта яңартылган «Таш мәчет»нең төзелүенә 100 ел тулуны билгеләп уздылар.

Соңгы йөз елда җәмгыятьтә булган зур үзгәрешләрнең шаукымы мәчетләрне дә читләтеп узмаган. Дин күтәрелешләрне дә, түбән төшүләрне дә кичергән. 

Дөрес, мәчет үзенең бер гасырлык яшәешендә зур үзгәрешләр кичергән. Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үз чыгышында: «Моннан йөз ел элек каенлылар шушы таш мәчеткә нигез салганнар, бердәм көч белән аны төзегәннәр. Инде ул еллардан соң җәмгыятебез нәрсәләр генә кичермәде. Ачлык-ялангачлыкны, сугышларны, революцияне, рухи ярлылану чорларын, мәчет манараларын кисүне, муллаларны сөргеннәргә кууны, диннән ваз кичүне һәм, ниһаять, кабат рухи күтәрелеш чорларын да күрде халкыбыз. Тик нинди генә вакыт булмасын, Каенлыда дин югалмаган, иң кыен чорларда да динебезгә, Аллага тугрылыклы кешелләр калган, намазлар укыганнар, йолаларыбызны дин кушканча үтәгәннәр», — дип белдерде.

Әле 1930 елда ук таш мәчет халыкны рухи агарту буенча үзенең төп вазыйфаларын үтәми башлаган. Һәркем аңлый булса кирәк, заманы шундый булган. Тик, мәчет ябылып, халык диннән читләшкән вакытта да, Каенлыда дини йолаларны үтүдә мулла вазыйфаларны башкараган Госаметдин, Хөсәен, Ризатдин, Сәләхетдин, Заһидулла муллаларны бу көнне авылдашларының яхшы сүзләр белән искә алуы, аларның рухларына дога булып ирешсен.

Узган гасырның 90 елларында, кешеләр кабат дингә тартыла башлагач, ул вакыттагы совхоз директоры Гаделбәр Әхмәтшин инициативасы белән, таш мәчетне кабат ремонтлап, сафка бастыралар. Ә бит, иске мәчеткә кабат реконструкция ясау мөмкин түгел, яңасын төзү уңайлырак булачак дип, яңа мәчетнең проектын да эшләтәләр. Ләкин Г.Әхмәтшин, бу юлы да үзенең эшчәнлек алымына хилафлык китерми, ул өлкәннәр белән киңәшләшүне кирәк саный. Авыл картларын җыеп, хәлне төшендереп бирә. Өлкәннәргә заманча проект ошамый. Алар, искесен яңартырга кирәк, дигән уртак фикергә киләләр. Әгәр мәчет урынына шул вакытта яңасы салынган булса, таш мәчетнең тарихи әһәмияте югалган да булыр иде.

Әлеге тантанада катнашу өчен махсус чакырылган кунак — Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров Каенлыдагы таш мәчетне яңатуда үзләреннән зур өлеш керткән спонсорларга һәм төзелешендә актив катнашкан берничә кешегә мөфти Камил Сәмигуллин исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бу тантана уңаеннан, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев мәчеткә видеоаппаратура бүләк итте. «Горэлектротранспорт» предприятиесе генераль директоры Рафаил Хәбибуллин — чыгышы буенча шушы авылдан. Ул мәчеткә компьютер алу өчен сертификат бирде.

Каенлы мәчетенең йөз еллыгы уңаенан уздырылган тантанада, шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Куприянова, башкарма комитетның дин һәм милли мәсьәләләр бүлеге начальнигы Лилия Әхмәтҗанова, Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе Зирәк Шиһапов һ.б. бик күп кунаклар катнашты һәм каенлыларны котлап чыгыш ясадылар.
Каенлы авылы имамы Нияз хәзрәт, йомгаклау чыгышында, авылдашларына һәм килгән кунакларга үзенең изге теләкләрен җиткергәч, бердәм рәвештә яңартылган таш мәчеткә кереп, намаз укыдылар.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования