Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районнында яңа клуб ачылды

 
Түбән Кама районнында яңа клуб ачылды 28.08.2013

Түбән Кама районнында яңа клуб ачылды

Түбән Кама районы, менә инде икенче елын, авылларда клублар төзү буенча республика программасына катнаша. Узган ел районның Благодатная авылында, быел Түбән Чаллы һәм Елантау авылларында клублар төзелде.

Түбән Чаллыда кыска гына вакыт эчендә төзелгән яңа мәдәният учагын ачу тантанасы узган шимбәдә булды. Әлеге шатлыклы вакыйга уңаеннан авылга Түбән Кама муниципаль рапйон башлыгв Айдар Метшин һәм Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина да килделәр.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина да, авыл халкын котлап, клубка 100 мең сумга сертификат тапшырды. Клубны төзүнең төп подрядчысы «Технология» җәмгыяте булган. Аны ачу тантанасында әлеге җәмгыятьнең баш инженеры Рәшит Мисбахов Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, слесарь-ремонтчы Фәнил Әюпов Министрлыкның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования