Вернуться к обычному виду

Түбән Камада трамвай тукталышы яңартылачак

 
Түбән Камада трамвай тукталышы яңартылачак 26.08.2013

Түбән Камада трамвай тукталышы яңартылачак

Түбән Каманың Красный Ключ поселогындагы трамвай тукталышы павильонына, заманча төзелеш материаллары кулланып, реконструкция ясалачак.

Трамвайда йөрүчеләргә уңайлыклар тудыру максатыннан, шәһәр мэриясе белән электр транспорты предприятиесе җитәкчелеге әлеге павильонны ремонтлатырга булдылар. Хәзерге вакытта эшләрнең проект-смета документлары әзер, подрядчы оешма сайланган һәм ремонт эшләре дә башланып киткән. Тукталыш павильонын матур плитәләр белән тышлыйлар, трамвай көтү мәйданчыгына брусчатка җәяләр. Төзүчеләр Шәһәр көненә эшләрен төгәлләргә исәплиләр.   

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования