Вернуться к обычному виду

Түбән Камада юл хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

 
Түбән Камада юл хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк 26.08.2013

Түбән Камада юл хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк

Шәһәр көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, 29 һәм 30 августта Түбән Камада кайбер урамнарга транспорт кертелмәячәк.

29 августта кичке сәгать 9дан алып, 30 августта иртәнге 7гә кадәр Тынычлык урамында (Тынычлык һәм Б. Урманче урамнары чатыннан башлап, Тынычлык белән Вахитов урамнары «кольцо»сын да кертеп) транспорт йөртелми. Шул ук 30 августта иртәнге 7дән алып көндезге 4кә хәтле Тынычлык урамында (Б. Урманче урамы белән кисешкән урыннан башлап, Вахитов урамы чатына кадәр); шулай ук, Б.Урманче урамында, Мурадьян урамындагы 2нче йорттан алып Мурадьян-Лесная урамнары чатына кадәр транспорт йөри алмаячак. Менделеев урамы ягыннан Сөембикә урамына таба машиналар гадәттәгечә йөри, ә менә Сөембикә, Чулман, Чишмәле урамнары ягына транспортта баручыларга Төзүчеләр урамы аша үтеп, Тынычлык урамына керергә һәм чатка кадәр килгәч, сулга таба борылып юлларын дәвам итәргә туры киләчәк.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования