Вернуться к обычному виду

Түбән Кама журналистлары ифтар мәҗлесендә катнашты

 
Түбән Кама журналистлары ифтар мәҗлесендә катнашты 03.08.2013

Түбән Кама журналистлары ифтар мәҗлесендә катнашты

Түбән Камада массакүләм мәгълүмат чаралары өчен ифтар мәҗлесе үткәрелде. Кичке авыз ачу Түбән Кама Җәмигъ мәчете тарафыннан оештырылды. Чарада 40лап кеше бар иде.

Ифтар алдыннан кунаклар укыту залына җыелдылар, анда Габделкәрим хәзрәт Моратов Рамазан турында вәгазь укыды. Ул ураза һәм саваплы эшләрнең мөһимлеге турында сөйләде. 

Изге ай башлангач, балалар бакчасы тәрбиячеләре, китапханәчеләр һәм сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре өчен ифтар үткәрелгән иде. Киләсе мәҗлес шәһәр укытучылары өчен оештырылачак. Мондый авыз ачу мәҗлесләре Түбән Камада беренче ел гына үткәрелми инде. Мондый чаралар ислам диненә бәйләнгән рухи яктан якын кешеләрне берләштерә.

Әйтергә кирәк, тематик ифтарлардан тыш, Җәмигъ мәчетендә һәрбер килүче өчен авыз ачу оештырыла. Ул Изге ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования