Вернуться к обычному виду

Төмәндә федераль Сабан туенда абсолют батырга автомобиль бүләк иттеләр

 
Төмәндә федераль Сабан туенда абсолют батырга автомобиль бүләк иттеләр 05.08.2013

Төмәндә федераль Сабан туенда абсолют батырга автомобиль бүләк иттеләр

Кичә Төмәндә федераль Сабан туенда 27 яшьлек татарстанлы – Теләче бистәсеннән Раил Нургалиев абсолют батыр булды. Ул өенә яңа Volkswagen Polo автомобилендә кайтып китә.

Раил көрәшнең финалында Төмән көрәшчесе Турал Азимов белән бил алышты. Нәтиҗәдә татарстанлы җиңде.

Федераль Сабан туенда милли көрәш буенча ярышта барлыгы 75 көрәшче катнашты.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования