Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалылар Төмән халкын чын татар чәк-чәге белән сыйлаячаклар

 
Түбәнкамалылар  Төмән халкын чын татар чәк-чәге белән сыйлаячаклар 02.08.2013

Түбәнкамалылар Төмән халкын чын татар чәк-чәге белән сыйлаячаклар

Төмән Федераль Сабан туена әзерләнә, ул иртәгә шәһәрнең «Геолог» стадионында уза. Бәйрәмгә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның килүен көтәләр. 

Түбән Кама кулинарлары Сабан туе кунакларына сюрприз – 200 килограммлы чәк-чәк әзерләгән, алар аны печән кибәне рәвешендә эшләгәннәр. Аны әзерләүгә 300 йомырка, 75 килограмм бал, 25 килограмм он киткән. Аны пешерү өстендә Түбән Каманың 10 кулинары ярты көн хезмәт куйган.

Иртәгә бәйрәм вакытында 200 килограмм чәк-чәкне арбага куеп, стадион буйлап алып барачаклар, соңыннан кисәкләргә кисеп, Сабан туе тамашачыларын сыйлаячаклар.

Шулай ук төмәнлеләрне Түбән Кама һәм Казан артистлары чыгышы көтә. Ренат Ибраһимовның һәм Эльмира Кәлимуллинаның чыгыш ясавы көтелә.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования