Вернуться к обычному виду

Августта эшли торган Түбән Кама пенсионерларының пенсияләре арта

 
Августта эшли торган Түбән Кама пенсионерларының пенсияләре арта 31.07.2013

Августта эшли торган Түбән Кама пенсионерларының пенсияләре арта

Иртәгә Россия Пенсия фонды эшли торган пенсионерларның пенсияләренә традицион корректировка ясый. Эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсиясе күләме эш тәкъдим итүче тарафыннан 2012 нче елда һәм/яки 2013 нче елның I кварталында түләнгән имият кертемнәре суммасы хисабына арта.

Россия Пенсия фонды 2010 нчы елдан әлеге яңадан исәпләүне уздыра, моның өчен Пенсия фондының территориаль органнарына килергә кирәкми.

Хезмәт пенсиясен яңадан исәпләү – ул картлык, инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенең, пенсионерга өстәмә хезмәт хакы бирелүгә яки эш тәкъдим итүче тарафыннан хезмәт пенсиясенең иминият өлешенә иминият кертемнәрен түләү буенча беренчел мәгълүматларның ачыклануына бәйле рәвештә, иминият өлеше күләменең артуы.

Гражданнарның теләге буенча, Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенә килеп, картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлешен яңадан исәпләтеп була. Әгәр дә хезмәт пенсиясен корректировкалау тәртибе һәм көне (пенсионер килмичә яңадан исәпләү турында сүз бара) билгеле бер сәбәпләр аркасында канәгатьләндермәсә, пенсионер яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итә ала.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования