Вернуться к обычному виду

Түбән Камада шәһәр көне яңа урында уздырылачак

 
Түбән Камада шәһәр көне яңа урында уздырылачак 30.07.2013

Түбән Камада шәһәр көне яңа урында уздырылачак

Быел 30 августта Түбән Камада шәһәр көне бәйрәме яңа урында – Тынычлык урамында үткәреләчәк.

Хәзерге вакытта анда төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. «Шатлык» сәүдә үзәге алдында Тынычлык урамындагы 52нче йорт каршында күңел ачу мәйданчыклары урнашачак. Яңартылган Тынычлык урамында ул көнне бәйрәм демонстрациясе дә була – беренче төзүчеләр шәһәр һәм предприятиеләр җитәкчеләре, эшчеләр, җәмәгать оешмалары һәм милли-мәдәни җәмгыять вәкилләре, укучылар һәм студентлар колонналары узачак.   

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования