Вернуться к обычному виду

Быел көзен Түбән Камада күпләп агач утырту акциясе үткәреләчәк

 
Быел көзен Түбән Камада күпләп агач утырту акциясе үткәреләчәк 29.07.2013

Быел көзен Түбән Камада күпләп агач утырту акциясе үткәреләчәк

Быел 20 меңнән артык агач үсентесе утыртырга планлаштыралар. Әлегә кадәр күрелмәгән санда агачлар утырту акциясен сентярь уртасыннан башларга җыеналар. Шәһәрне яшелләндерү оешмасы тарафыннан нинди агач төренең күпме санда утыртыласы да, нигездә, ачыкланган. Каен, юкә, миләш, сирень агачларына өстенлек биреләчәк. Каенны – 4500, юкәне – 3000 төп утырту планлаштырылса, миләш агачы барысыннан да күбрәк – 6000 төп булачак. 

Агачларны утырту буенча махсус технологик карталар эшләнгән. Анда кем, кайда, күпме санда, нинди агач утыртырга тиешлеге ачык күрсәелгән. Предприятиеләр, үсентеләрне беркетелгән участокларда, шушы карталар нигезендә утыртачаклар. Агач утыртуның төп мәшәкатьләре коммуналь тармакта эшләүчеләр җилкәсенә төшәчәк. Шул ук вакытта, йортларда яшәүчеләрнең ярдәменә дә зур өмет баглана. Үз микрорайоннарында, урамнарында, йорт ишегалларындауздырылачак агач утырту акциясенә исем уйлап табу куонкурсы да игълан ителде. Анда теләгән һәркем катнашып, үзенә ошаган исемне тәкъдим итә ала. Акция иң яхшы дип табылган исем белән аталачак, ә аны уйлап тапкан кешегә бүләк биреләчәк.    

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования