Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районының Келәтле һәм Балчыклы авылларында Питрау җыеннары узды

 
Түбән Кама районының Келәтле һәм Балчыклы авылларында Питрау җыеннары узды 29.07.2013

Түбән Кама районының Келәтле һәм Балчыклы авылларында Питрау җыеннары узды

Түбән Кама районының Келәтле һәм Балчыклы авылларында Питрау җыеннары үткәрелде. Күптәннән килгән гадәт буенча, бу авылларда июнь аенда Сабантуй уздырмыйлар, аның урынына үз бәйрәмнәрен Питрау атнасының ял көннәренә туры китереп оештыралар. Анда, авыл халкы белән беррәттән, шәһәрдән һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар да рәхәтләнеп бәйрәм итә.

Бу авылда бәйрәмгә шимбә кичендә җыелдылар. «Медтехника» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Геннадий Муллин – Келәтленең таянычы, Питрау җыенының төп спонсоры. Алмаш әзерли торырга кирәк дип, ул инде икенче елын бәйрәм үткәрүне яшьләргә ышанып тапшыра. Әлеге яшьләрнең күпчелеге – Муллиннар нәселенең дәвамчылары: мәрхүм Николайның улы Сергей, мәрхүм Михаилның кызы Валентина һ.б. Алар үзләренә күрсәтелгән ышанычны аклыйлар, бәйрәм бу юлы да оешканлык белән узды.

Тантананың рәсми кунаклары – Түбән Кама муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лидия Тартмина һәм Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Сәлимов бирегә җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар. Келәтленең хөрмәтле кешеләренә бүләкләр тапшырылды.

Питрау җыенының концерт өлешен артистлар Аграфена Васильева һәм Олег Фазылҗанов алып барды, анда Казаннан килгән «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле, баянчы Илһам һәм аккордеончы Илнар Шакировлар, Түбән Камадан «Сүрәкә» ансамбле һ.б. чыгыш ясады. Питрау чибәре исемен дәгъвалаучы кызлар да үз осталыкларын күрсәтте.

Шул ук вакытта, мәйданда Сабантуйларга һәм Питрау җыеннарына хас булган төрледән-төрле ярышлар оештырылды. Үзәктә, бар халыкның игътибарын җәлеп итеп, бәйрәм күрке – милли көрәш бәйгесе кызганнан-кызды. 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында Яңа Чишмә районыннан килгән Раил Заһретдинов батыр калды, финалда ул Каенлыдан Булат Динмөхәммәтовны җиңде. Ә инде ир-егетләр арасында төп көрәшнең финалында үзенең көндәшен – Түбән Камадан Алексей Журавлевны җиңеп, Балчыклы егете Ленар Иванов баш батыр исемен яулады.

Якшәмбедә Питрау җыеннары эстафетасын Балчыклы кабул итте. Бәйрәмне аның төп оештыручысы – НПАТП генераль директоры Юрий Иванов ачты. Аннан соң бер-бер артлы сүз алып, Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гәрәев, Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лидия Тартмина, Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте рәисе Тамара Баһаветдинова Балчыклы халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котладылар, авылның мактаулы кешеләренә бүләкләр тапшырдылар.

Котлаулардан соң сәхнәдә концерт башланды. Ольга Вәлиуллина һәм Наталья Павлова алып барган концертта Казаннан Вил Усманов, Чаллыдан Виталий Агапов, Түбән Камадан «Яшьлек» ансамбле биючеләре, шулай ук керәшен фольклор ансамбльләре – үзебезнең «Сүрәкә» һәм Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан килгән үзешчәннәр катнашты.

Ә мәйданда күптөрле ярышлар оештырылып, җиңүчеләргә шунда ук бүләкләр тапшырыла барды. Атлар чабышында биш ат катнашып, Байголдан Эльмир Нигъмәтуллин үзенең Галибек кушаматлы атында беренче килде. Гер күтәрүдә Түбән Камадан Фаил Ибраһимов барысын да уздырды. Гер дигәннән, Кызыл Чапчактан Гакыйф Борһановның ике гер белән күрсәтмә чыгышын да халык кызыксынып карады. Турникта иң күп (39 мәртәбә!) күтәрелүче – Түбән Чаллыдан Ирек Дәүләтшин, ә аның ике тамчы су кебек игезәге Илшат, 36 мәртәбә күтәрелеп, икенче урында.

Милли көрәштә 14 яшькә кадәргеләрдән – Вадим Демидов (Трудовой), 18 яшькә кадәргеләр арасында Раил Заһретдинов (Яңа Чишмә районы) җиңделәр. Ә инде зурлар көрәшен биредә соңгы елларда ике төркемгә бүлеп оештыру гадәткә керде: НПАТПда эшләүчеләр арасында һәм теләгән һәркем катнаша ала торган бил алышу. Бу юлы НПАТП көрәшчеләренең иң көчлесе Алмаз Зиннәтуллин булды. Ә гомуми көрәштә Балчыклыдан Ленар Ивановка тиңдәшләр юк иде.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования