Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районында кызу чор – урак өсте

 
Түбән Кама районында кызу чор – урак өсте 26.07.2013

Түбән Кама районында кызу чор – урак өсте

Түбән Кама районы кырларында бөртекле культураларны урып-җыю дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, 7000 тонна уҗым бодае урып суктырылган. 

Уңышы гектардан уртача 20,5 центнер чыга. Уҗым бодаен суктыру белән бер үк вакытта борчак уңышын да җыялар. Хәзерге вакытта 747 гектар борчак суктырылган. Аның уңышы – гектардан 15,8 центрнер.

Уҗым культураларын һәм борчакны суктырганнан соң, чиратта – арпа. 

Район буенча барлыгы 27914 гектар мәйданда урып суктырылырга тиешле бөртекле культураларның (аның 5091 гектары – уҗым, калганы язгы культуралар) бүгенге көндә 5000 гектары суктырылган инде.

Шулай ук, терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Хәзерге вакытта Түбән Кама районы авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә барлыгы 15300 тоннадан артык печән, 34500 тонна сенаж хәзерләнгән. Бер шартлы терлеккә уртача 14 центнер азык берәмлеге туры килә. 


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования