Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районында гадәти булмаган ферма эшләп килә

 
Түбән Кама районында гадәти булмаган ферма эшләп килә 24.07.2013

Түбән Кама районында гадәти булмаган ферма эшләп килә

Түбән Кама районының Тоба авылында казлар үрчетү белән шөгыльнүче фермер Алнур Һадиуллинның фермасында казлар бии дә беләләр.

Алнур Һадиуллинның казларны ашатыр өчен, ике тәгәрмәчле арба кечерәк арба әрҗәсенә тутырылган ашлык бөртекләрен учлап тирә-якка сибәргә тотына. Санаулы минутлардан, болындагы үләннәр арасында таралган ай йомгактан каз бәбкәләре, таныш авазларны ишетеп, фермер янына агыла башлый. 

Алар үзәккә якынлашкан саен тыгызлана барып, тоташ тере дулкын хасил итәләр. Читтән карап торганда бу манзара, билгеле бер ритмда биюне хәтерләтә. 
«Линда» токымлы каз бәбкәләрен Алнур Һадиуллин Мари Эл республикасыннан алып кайта. 

Алнур Һадиуллинның фермер булу теләге күптән булган. Казан ветеренария институтын тәмамлаган егет совхозда мал табибы булып эшләгәндә дә, аннан соң хуҗалыкны үзе җитәкләгәндә дә бу ниятеннән кире кайтмаган. 

Соңрак, 11 елга якын казлар үстереп сату белән шөгыльләнеп, зур тәҗрибә туплагач, аның бу теләге көчәя генә. Чын-чынлап ул фермерлык эшчәнлегенә әле ике ел элек кенә керешкән. Крестьян-фермер хуҗалыклары нигезендә гаилә фермалары төзү буенча республика программасында катнашып, ферма төзетә башлый. Төзелеш 2 миллион сумнан артыкка төшкән. Аның 1 миллионнан артыгын гына хуҗа үзе түләгән, ә калган өлешенә, республика программасы нигезендә, республика һәм җирле бюджетлардан акча күчерелгән. Нәтиҗәдә, өч ай дигәндә, 3000 кошка исәпләнгән ферманы төзеп сафка бастырдылар. 
Бүгенге көндә Алнур Һадиуллинның фермасында казлардан тыш, 200 күркә, 400 индоүрдәк һ.б. үстерелә. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования