Вернуться к обычному виду

Түбән Камада Гагарин белән Менделеев урамнары чатындагы мәчеткә халык ифтарга җыела

 
Түбән Камада Гагарин белән Менделеев урамнары чатындагы мәчеткә халык ифтарга җыела 23.07.2013

Түбән Камада Гагарин белән Менделеев урамнары чатындагы мәчеткә халык ифтарга җыела

Түбән Камада өченче мәхәллә эшләп килә. Шәһәрнең 11-нче,12-нче,13-нче,14-нче микрорайоннары мөселманнары йөри торган өченче мәхәллә Гагарин белән Менделеев урамнары чатында урнашкан.

Биредә алты ел инде мәчет төзелеше алып барыла. Бүгенге көндә мәхәллә халкы көче белән мәчет тирә-ягы тәртипкә салына, койма тотыла. Мәчеткә йөрүче кайберәүләр иң кызу көннәрдә дә, уразаларын өзмичә, биредә эшлиләр.

Төзү эшләре тәмамланмаса да, Рамазан аенда мәчет эченә келәмнәр җәелде. Авыз ачулар мәчет подвалында, ашханә булырга тиешле урында үткәрелә. Һәр көнне ифтарга 150-200 кеше җыела. Җәмигъ мәчетендәге кебек үк, биредә дә тәравих намазы укыла.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования