Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалыларны Спас ярминкәсенә чакыралар

 
Түбәнкамалыларны Спас ярминкәсенә чакыралар 22.07.2013

Түбәнкамалыларны Спас ярминкәсенә чакыралар

Казанда Универсиада узганнан соң, Алабуга Татарстанның төп туристик үзәгенә әвереләчәк. 2-4 август көннәрендә Алабугада традицион Спас ярминкәсе узачак.

Түбәнкамалыларны биредә эксклюзив кул эшләнмәләре сатып алырга, чаң тавышын тыңлап хозурланырга һәм Алабугада пешерелә торган прәннекләрдән авыз итәргә чакыралар. 
  
Алабуга инде күптән туристлар саны буенча Казанны узып китте. 70 меңнән артык кеше яшәгән шәһәр елына 140 мең кунак кабул итә. Мондагы причалда көненә 5-7 теплоход туктый, 2008 елның августыннан бирле ел саен үткәрелүче Спас ярминкәсенә генә дә 50 меңгә якын турист килә.

Биредә яшәүче халык үз шәһәренә игътибар зур булуына чын күңелдән сөенә һәм кунакларга уңайлыклар тудыру өчен барысын да эшләргә тырыша. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования