Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың «Балкыш» социаль-реабилитация үзәгендә «Күңелле стартлар» уен эстафетасы үтәчәк

 
Түбән Каманың «Балкыш» социаль-реабилитация үзәгендә «Күңелле стартлар» уен эстафетасы үтәчәк 22.07.2013

Түбән Каманың «Балкыш» социаль-реабилитация үзәгендә «Күңелле стартлар» уен эстафетасы үтәчәк

Наркотикларга каршы юнәлдерелгән «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» марафоны кысаларында Түбән Кама муниципаль районының «Балкыш» социаль-реабилитация үзәгендә педагоглары биредә тәрбияләнүче балалар өчен «Күңелле стартлар» уен эстафетасы үткәрәчәкләр.

Бу уеннарның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны ярдәмчел, киң күңеллелеккә өйрәтү, спорт һәм физкультурага мәхәббәт тәрбияләү. Биредә тәрбияләнүче балалар төрле эстафета ярышларында көч сынашачак, табышмакларга җаваплар эзләячәк, сәламәтлек һәм спорт турындагы мини-викторинада катнаша алачаклар. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования