Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районы укытучылары – Россиянең иң яхшы мөгаллимнәре рәтендә

 
Түбән Кама районы укытучылары – Россиянең иң яхшы мөгаллимнәре рәтендә  19.07.2013

Түбән Кама районы укытучылары – Россиянең иң яхшы мөгаллимнәре рәтендә

Россиянең иң яхшы 1000 укытучысы ачыкланды. Һөнәри бәйрәмнәрендә аларның һәркайсы 200 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Бәхетлеләр рәтендә Түбән Каманың 5 мөгаллиме дә бар.

Алар арасында - Кама Аланы 2-нче урта гомуми белем бирүче мәктәбенең инглиз теле укытучысы Надежда Ким, 14-нче лицейның тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ольга Пустоплеснова, 29-нчы урта гомуми белем бирүче мәктәбенең музыка укытучысы Наталья Колчина, 31-нче урта гомуми белем бирүче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Шандренкова, 10-нчы урта гомуми белем бирүче мәктәбенең информатика укытучысы Светлана Мельникова.

Түбән Кама районының биш укытучысына республика бюджетыннан 100 мең сум акча белән биреләчәк. Алар арасында – 13-нче гимназия-интернатыннан рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Жданко, 6-нчы мәктәпнең математика укытучысы Лилия Дорофеева, Б.Урманче исемендәге 2-нче гимназиянең физика укытучысы Алсу Ногыманова, 35-нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хуҗанбирдиева, 31-нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Бәдгыева, 32-нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Бәрия Шиһапова, 10-нчы мәктәпнең физик культура укытучысы Ольга Полячихина, 22-нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Яковлева, 15-нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Нәбиуллина һәм Муса Җәлил исемендәге 1-нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Җәлилова.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы бюджетыннан 60 мең сум күләмендәге премиягә 32-нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Лариса Буреева лаек булды.

Быел республиканың 27 укытучысы иң яхшылар исәбенә кергән, шуларның 16сы - Казан мөгаллимнәре. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, бәйгенең төбәк этабында 8 меңнән артык кеше катнашкан.

Һәр субъектта җиңүгә лаекларны бәйсез комиссия сайлаган. Акчалата бүләкләүгә лаекларны ачыклаганда, укучыларның уңышлары, укытучының заманча белем бирү технологияләрен нәтиҗәле куллануы, шәхси методик алымнары булуны, укытучының даими һөнәри үсешкә омтылуын исәпкә алдылар.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования