Вернуться к обычному виду

Түбән Кама кызы Алсу Мортазина Бөтендөнья җәйге Универсиадада - бишенче урында

 
Түбән Кама кызы Алсу Мортазина  Бөтендөнья җәйге Универсиадада - бишенче урында 18.07.2013

Түбән Кама кызы Алсу Мортазина Бөтендөнья җәйге Универсиадада - бишенче урында

 XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында түбәнкамалылар арасыннан бары тик бер генә спортчы - «Нефтехимик» спорт клубында җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Алсу Мортазина бишенче урынны алды.

Казанның Үзәк стадионында уздырылган өчле сикерү буенча финал ярышында ул 13 метр 91 сантиметрга гына сикерде. Югыйсә, Универсиадага сайлап алуның соңгы этабында күрсәткән нәтиҗәсе 14 метр 54 сантиметр иде.

Шулай итеп, Алсу Мортазина финалда бишенче урынны алды. Алтын медаль иясе – аның белән бергә җыелма командасында чыгыш ясаган Екатерина Конева, аның нәтиҗәсе 14 матр 82 сантиметр. Икенче һәм өченче призерлар – Польша һәм Румыния кызлары.   

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования