Вернуться к обычному виду

Түбән Кама шәһәр музеенда ТР халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның күргәзмәсе уза

 
Түбән Кама шәһәр музеенда ТР халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның күргәзмәсе уза 16.07.2013

Түбән Кама шәһәр музеенда ТР халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның күргәзмәсе уза

Түбән Кама шәһәр музеенда Татарстан Республикасының халык рәссамы, нәкышче, скульптор, агачка уеп ясау остасы, атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины Әхсән Фәтхетдинов күргәзмәсе уза. 

Әхсән Фәтхетдиновның бакый дөньяга күчүенә бер ел тулды. Сынлы сәнгать өлкәсендә зур дәрәҗәгә ирешкән рәссам арабыздан китсә дә, аның кабатланмас иҗаты һәм мәңгелек әсәрләре сәнгать сөючеләрне һәрвакыт үзенә җәлеп итеп торыр. 

Төрле елларда – Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Казан, Уфа, Чабаксар, Мәскәү, Санкт-Петербург, Будапешт, Стамбул һ.б. шәһәрләрдә үткән төрле күргәзмәләрдә катнаша. Йөздән артык әсәре Татарстан, Рәсәй һәм чит илләрдәге музейларда саклана.

Әхсән Фәтхетдиновның иҗаты Рәсәй күләмендә, бигрәк тә татар сынлы сәнгатендә яңа юнәлеш һәм зур ачыш булып тора. Рәссамның шәһәр музеендагы бу күргәзмәсе июль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования