Вернуться к обычному виду

Түбән Кама инвалидлары эшкә урнаша алалар

 
Түбән Кама инвалидлары эшкә урнаша алалар 16.07.2013

Түбән Кама инвалидлары эшкә урнаша алалар

Түбән Каманың халыкны эшкә урнаштыру үзәге өченче группа инвалидларга алар булдыра алырдай эш тәкъдим итә.

Теләге булган кешеләр, Түбән Каманың «Каммеханомонтаж», «ТАНЕКО», «Камэнергостройпром», «Декафом»предприятиеләренә, «Эластик» заводына, шинчыларның туклану комбинатына урнашу мөмкинлеге бар. Каравылчы (вахтер), слесарь-ремонтчы, статист, резин эшләнмәләр һәм детальләр әзерләүче, җыештыручы, кухня эшчесе булып урнашырга чакыралар. Сайлап алынган кандидантлар өчен башта әлеге предприятиеләргә экскурсия оештырып, эш урыннары белән таныштырачаклар. 

Белешү өчен, халыкны эшкә урнаштыру үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Бызов урамы, 20а. Телефоннары: 42-68-00, 41-07-00.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования