Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районының «Нефтехимагропром» җәмгыятендә уртача көнлек савымны арттырырга омтылалар

 
Түбән Кама районының  «Нефтехимагропром» җәмгыятендә уртача көнлек савымны арттырырга омтылалар 15.07.2013

Түбән Кама районының «Нефтехимагропром» җәмгыятендә уртача көнлек савымны арттырырга омтылалар

Түбән Кама районында, игенчелек белән беррәттән, терлекчелектә дә кылны кырыкка ярыр чак. Витаминлы сусыл терлек азыгына мул булган җәйге чорны нәтиҗәле файдаланып, әйбәт кенә күрсәткечләргә ирешеп калырга тырыша терлекчеләр. Дөрес, соңгы вакытта, көннәр бик коры тору нәтиҗәсендә, терлекләрне тиешле витаминлы азык белән тукландыру кыенлашты.

Кайбер хуҗалыкларда күрсәткечләрнең түбәнәюе сизелә. «Химокам-Агро» да бу аеруча ачык чагыла. Алар районның гомуми күрсәткечләренә тискәре йогынты ясыйлар. «Нефтехимагропром» җәмгыятендә дә бераз түбәнәю күзәтелә. Ләкин анда көнлек савымны бер поттан киметмиләр әлегә — район буенча беренче урында баралар. «Бәхетле-Агро»да һәр сыердан уртача көнлек савым — 12,8 килограмм. Бу күрсәткеч узган елгының шушы чорындагыдан бераз югары. «Прикамский» белән «Химокам-Агро» бер тирәдә — алар бер сыердан көнгә уртача 12,7 килограмм сөт савалар. Гомуми савым «Химокам-Агро»да 4 тоннага кимрәк (хәзерге вакытта 23,465 тонна тәшкил итә). 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования