Вернуться к обычному виду

2013 елның июленнән Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалык өчен бәяләр күтәрелде

 
2013 елның июленнән Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалык өчен бәяләр күтәрелде 11.07.2013

2013 елның июленнән Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалык өчен бәяләр күтәрелде

2013 елның июленнән транспорт, медицина, ЖКХга кагылышлы законнарга берникадәр үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. 1 июльдән җылылык, ут, су һәм газ бәяләре якынча 12-15 процентка артты.

Медицина өлкәсенә килгәндә монда да күпмедер нәтиҗәдә, аеруча составында наркотиклар булган даруларга кагылышлы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертелде. 1 июльдән авыртуны баса торган писхотроп һәм наркотик даруларны бирү тәртибе дә үзгәрә. Хәзер андый төр даруларны табиб-белгеч (мәсәлән, онколог) кына түгел, дәвалаучы табиблар да билгели ала. Тагын бер мөһим яңалык, яңа приказ нигезендә өметсез чирлеләргә авыртуны басучы даруларны баш табиб карары белән 5 көнгә җитәрлек итеп үзләре бирергә яки рецепт язарга тиешләр. 

Даруларның тагын рецептлар срогы да озынайтылган. Мәсәлән, составында кодеин булган дарулар белән дәвалану срогын табиб 2 айга кадәр билгели ала.
Катгый исәп буенча бирелә торган даруларны бер рецепт буенча бирү саны һәм күләме чикләнгән булса, 1 июльдән бу нормалар да бераз йомшара. Өлешчә бу омнопон, промедол, буторфанол, фентанил кебек даруларны билгеләнгәндә кагыла.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования