Вернуться к обычному виду

Бүген Түбән Кама мөселманнары ураза тота башлады

 
Бүген Түбән Кама мөселманнары ураза тота башлады 09.07.2013

Бүген Түбән Кама мөселманнары ураза тота башлады

Бүген Түбән Кама мөселманнары Исламның бер баганасы булган уразаны тота башлады. 8 июльдә, кояш баю белән, изге Рамазан ае керде – кичен, ястү вакыты җитү белән, беренче тәравих намазлары укыла башлады. Рамазан аенда кылына торган әлеге намаз 20 рәкәгатьтән тора.

Рамазан аенда һәр көнне уразада булу, ягъни таң яктылыгы җәелгән вакыттан башлап кояш батканчы ашамый, эчми һәм якынлык кылмый тору балигъ һәм акыллы булган һәрбер мөэмин бәндәгә фарыздыр. Бу айда мөэмин-мөселманнар күп итеп яхшылык, игелек кылып калырга омтыла, күп вакытын Коръән укуга багышлый.

Күрем вакытында һәм бала тудырганнан соң аналыгыннан кан килә торган хатын-кызларга ураза тоту дөрес түгел. Алар Рамазанда тотылмый калган уразаларын Рамазан ае тәмамлангач, бу хәлләреннән арынгач, тотарлар (каза кылырлар). Йөкле һәм бала имезә торган хатыннар, ураза тотканда үзләренә һәм балаларына зарар килүдән курыксалар, ураза тотмасалар да дөрес булыр. Алган калган уразаларын Рамазаннан соң тотып бетерер.

Уразаның кыйммәте – көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында. Сәхәрне – иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамларга кирәк. Мәсәлән, 9 июльдә кояш 03.50дә чыга, сәхәрне 01.50 дә ашап бетерергә кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату – ахшам намазы белән башлана. 9 июльдә ифтар - 21.27 тә. Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар – ястү белән тәравих вакыты керә. 9 июль өчен бу вакыт – 22.47.

Дин әһелләре аңлатып үткәнчә, сәхәр вакытында артык күп ашарга кирәкми, бу сәламәтлек өчен дә, җан-күңел өчен дә зарарлы. Ифтарда исә җиңелчә генә итеп - хөрмә, йөзем җимешләре һәм су тамчысы, әйрән һәм катык белән авыз ачу ашказаны өчен файдалы санала.

Рамазанның ахыргы көне 7августка туры килә. Ураза тәмамлану белән, мөселманнар 8 август көнне бәйрәм итә. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме 50-300 сум дип билгеләнде.

Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. “ 
Ә инде төзәлмәслек булып авырып, ураза тота алмаучыларга көн саен бер фәкыйрьне ашатырга тәкъдим ителә. Сәдаканың фидия дип атала торган төре нәкъ шушы категорияләр өчен каралган. Быел аның күләме 150 сум күләмендә билгеләнгән.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования