Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың 2нче шәһәр китапханәсендә төрледән-төрле күргәзмәләр эшли

 
Түбән Каманың 2нче шәһәр китапханәсендә төрледән-төрле күргәзмәләр эшли 08.07.2013

Түбән Каманың 2нче шәһәр китапханәсендә төрледән-төрле күргәзмәләр эшли

2нче шәһәр китапханәсенә әледән-әле талантлы түбәнкамалылар белән очрашу үткәрелә. Быел да композитор Рамил Әсхәдуллин, рәссам Мөдәррис Минһаҗев белән очрашып, аларның иҗаты белән танышу мөмкин булды.

Аерым күргәзмәләр дә аз булмады бу китапханәдә. Экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы актив китап укучы Әйшә Сафина тарафыннан табигать мизгелләре күренешләрен төсле тасмалар кулланып, тукымада сурәтләнгән иҗат җимешләре үрнәкләре күргәзмәсеннән башланып киткән иде. Менә тагын бер яңа күргәзмә ачылды. Ул иң өлкән китап укучыларыбыздан берсе, кул эшләре остасы Хафиз Яруллинныкы. Китапханәгә йөрүчеләрнең аның иҗаты белән беренче мәртәбә генә танышулары түгел. Алдагы елларда аның агачтан уеп эшләнгән бизәкләре, рәсемнәре, хәтта келәм туку үрнәкләре дә күрсәтелгәне бар. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования