Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың ГИМС хезмәткәрләре суда сак булырга чакыра

 
Түбән Каманың ГИМС хезмәткәрләре суда сак булырга чакыра 05.07.2013

Түбән Каманың ГИМС хезмәткәрләре суда сак булырга чакыра

Коену сезоны башланганнан алып хәзерге вакытка кадәр Түбән Камада дүрт кеше суга батып үлгән, аларның өчесе исерек хәлдә һәм коену тыелган урында су кергәннәр.

Коткару станциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә суга кермәскә, таныш булмаган елга-күлләрдә суга чуммаска, су эчендә чакта гомер өчен куркынычлы уеннар белән мавыкмаска, кабартыла торган матрац һәм камераларда йөзмәскә, судноларга якынаймаска, бик озак вакыт кояш астында йөргән килеш кинәт кенә суга кермәскә киңәш итәләр. Шулай ук, алар, Түбән Камадагы рәсми коену урыннарын, “Акватория”, “Севан”, “Якорь” , “Дубравушка” пляжларын сайларга тәкъдим итәләр. Ул пляжларда водолазлар су төбен чистартканнар, алар коену өчен яраклы дип табылган.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования