Вернуться к обычному виду

Кама Аланы «Калейдоскоп» хореография ансамбле ТНВда трансляциянергә тиешле клипта төшә

 
Кама Аланы «Калейдоскоп» хореография ансамбле ТНВда трансляциянергә тиешле клипта төшә 28.06.2013

Кама Аланы «Калейдоскоп» хореография ансамбле ТНВда трансляциянергә тиешле клипта төшә

Кичәдән бирле Түбән Камада урнашкан «Солнечая Поляна» спорт һәм гаилә ял итү паркында съёмкалар уза. Әлеге клип “Созвездие – Йолдызлык” фестивалендә катнашып, беренче урын яулаган «Утренняя гимнастика» композициясенә төшерелә. 12 кешедән торган төшерү төркеме Мәскәү шәһәреннән килгән.

Татарстан Республикасының атказанган артисты, куючы режиссёр, Мәскәүдәге «Радость моя» балалар телеканалының алып баручысы Дмитрий Платонов әйтүенчә, алар бирегә кыскаметражлы клип төшерү өчен өч көнгә килгәннәр. 

Клипны үз эшенең осталары булган Мәскәү федераль проектларының операторы Александр Бобрешов һәм Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Созвездие – Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Томанов төшерәләр. Иртәгә төшерү эшләренең соңгы көне. Ул - Кама Аланы Чулман-Су мәдәният үзәгендә һәм хореография сыйныфында узачак. Әзер материалны тамашачылар көз көне ТНВ каналында карый алачак. Татарстан Республикасы атказанган мәдәният эшлеклесе Надежда Кочурова житәклегендәге Кама Аланы “Калейдоскоп” хореография ансамбле ел саен югары баллар алып, «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә уңышлы чыгыш ясыйлар. Төркемдәге төрле яшьтәге яшь биючеләр, жюрины башкару осталыгы һәм эчке энергетикалары белән шаккатырып, күпсанлы тамашачыларның мәхәббәтләрен яуладылар. 

Әлбәттә, әлеге җиңүләр иҗади коллективның җитәкчесенең осталыгына да бәйле.Ул балаларны сәнгатькә өйрәтә, аларның талантларын ачарга ярдәм итә, яңа йолдызлар ача. “Калейдоскоп” ансамбленең киләсе чыгышын Универсиада уеннарын ябу тантанасында күреп булачак. Анда алар шул ук “Утренняя зарядка” спорт биюен күрсәтәчәкләр.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования