Вернуться к обычному виду

Кама Аланында хәрби-патриотик лагерь эшли башлады

 
Кама Аланында хәрби-патриотик лагерь эшли башлады 27.06.2013

Кама Аланында хәрби-патриотик лагерь эшли башлады

Кама Аланының иң матур урынында – табигать кочагында «Зарница» хәрби-патриотик лагерь ачылды. Биредә кадетлар мәктәбе курсантлары хәрби һөнәрләрне үзләштерәләр. 
Әлеге лагерь шартларында балалар тактик күнегүләр ясыйлар, автоматтан атырга өйрәнәләр. Курсантларны биредәге күнегүләр куркытмый, алар инде әлеге басу шартларына ияләшеп беттеләр диярлек. Өйрәнүләрдән тыш, балалар төрле чараларда катнаша алалар.

Лагерь җитәкчелеге тиешле дәрәҗәдәге гигиена һәм туклану системасын тәэмин итергә тырышты. Әйтергә кирәк, әлеге хәрби-патриотик юнәлешле лагерьда балалар сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән, җәйге ялны бик күңелле уздыралар. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования