Вернуться к обычному виду

Сугыш ветераннары Түбән Кама музеена җыелды

 
Сугыш ветераннары Түбән Кама музеена җыелды 22.06.2013

Сугыш ветераннары Түбән Кама музеена җыелды

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрнең берсендә шәһәр музеенда Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу уздырылды.

Кызганыч, бу хөрмәтле кешеләр арабызда инде бик аз калып бара. Хәзерге вакытта безнең шәһәрдә һәм районда 211 сугыш ветераны яши. Алар инде бик өлкән яшьтә, күбесе авыру, бик сирәге генә өйләреннән чыгып йөри ала. Шуңа күрә, бу көнне музейга нибары ун ветеран килгән иде. Алар белән очрашуга кадетлар интернат-мәктәбе курсантларын һәм 3нче мәктәп укучыларын да чакырганнар.

Түбән Кама сугыш, хезмәт һәм Кораллы көчләр ветераннары советы әгъзасы Валентина Ляманова укучыларны очрашуга килгән фронтовикларның һәркайсы белән таныштырды, аннары СССР халкының Бөек Ватан сугышы чорындагы тиңдәшсез батырлыгы турында сөйләде. Ветераннар үзләре дә сугыш чоры хатирәләрен уртаклаштылар. Аннан соң укучылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Сугышны телевизордан гына күргән, җитмәсә, совет чорының ныклы патриотик тәрбиясен күрмәгән хәзерге заман балаларының күп сораулары беркатлы булса да, өлкәннәр аларга аңлаешлы җаваплар бирергә тырыштылар.

Очрашуга килгән фронтовикларның берсе 89 яшьлек Камил ага Галиуллин иде. Әлки районында туып-үскән егет 1942 елның августында сугышка киткән. Өч ай ярым хәрби әзерлек узганнан соң, аны иптәшләре белән Волхов фронтына җибәрәләр. Ленинград блокадасын өзүдә, Выборг шәһәрен азат итүдә дә катнашырга туры килә аңа. Сугышта берничә мәртәбә яраланып, госпитальләрдә дәваланып чыга да, яңадан сафка баса. «Максим» пулеметы белән эш иткән, элемтәче белгечлеген дә үзләштергән ул. Җиңүдән соң да армиядә хезмәт иткән әле, туган ягына 1947 елның апрелендә генә әйләнеп кайткан.

Арабызда әле Камил ага кебек тере ветераннар барында, алар белән ешрак очрашып, хөрмәт күрсәтеп калырга соңармасак иде. Музейдагы бу очрашудан мин шундый фикер белән кайттым.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования