Вернуться к обычному виду

Түбән Камада Гагарин һәм Менделеев урамнары чатындагы мәчет төзелеше дәвам итә

 
Түбән Камада Гагарин  һәм Менделеев урамнары чатындагы мәчет төзелеше дәвам итә 18.06.2013

Түбән Камада Гагарин һәм Менделеев урамнары чатындагы мәчет төзелеше дәвам итә

Гагарин һәм Менделеев урамнары чатында урнашкан мәчет ишегалдын төзекләндерү өчен 6,5 миллион сум кирәк. Шул максаттан, мәчетебезнең аксакаллары тәкъдиме белән, мәчет төзелешенә садака җыю акциясе игълан ителә. «Яңа мәчет ишекләрен бергә ачыйк» дип аталган бу акция бүгенге көннән алып бер ай дәвам итәчәк. 

Садака акчасы төзелә торган мәчеттә һәм шәһәребез үзәк мәчетендә кабул ителә. Әлбәттә, мондый сумманы бер айда гына һәм гади кешеләрдән генә җыеп бетерү мөмкин түгел. Ләкин, беренчедән, садаканың әзе-күбе юк; икенчедән, бу акция гади кешеләрне генә түгел, ә зур оешмаларны да җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Мәчет аксакалларыннан торган махсус комиссия рәсми хатлар белән оешмаларга мөрәҗәгать итә башлады. Инде кайбер оешмалар үз ярдәмнәрен (кайсысыдыр – бетон, кайберсе – тимер койма, өченчеләре – акча белән) күрсәтә башладылар. 

Акциянең исеменә килгәндә, яңа мәчетнең ишекләре ябык булу сәбәпле түгел, ә аны төзеп бетереп, рәсми рәвештә ачу максатыннан, ул шулай аталды.

Гомуми файдалы мәйданы 1051,91 квадрат метр булган яңа мәчет биләмәсендә ирләр өчен намаз залы – 500, ә хатын-кызлар ягы 200 кешегә исәпләнгән. Мәчеттә уку класслары, китапханә, мәҗлесләр өчен ашханә каралган. Манарасының биеклеге – 35 метр. 

Бу мәчеттә ике елга якын инде биш вакыт намаз укыла, җомгалар үткәрелә. Узган елның октябреннән башланган дини укуларда иллегә якын мөселман белем алды. Йортларда дини мәҗлесләр, никах уку, исем кушу, мәеткә җеназа уку кебек дини мәрәсимнәр дә оештырыла. Мәрхүмнәрне юу өчен, «Строймонтажизоляция» оешмасының иганәчелек ярдәме белән, дүрт комплект махсус әсбап булдырылды. 

Кыскасы, бүгенге көндә мәчеттә шәһәрнең төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүче мөселманнарга хезмәт күрсәтелә. Мәчет бинасы үзе төзелеп бетеп, коммуникцияләр үткәрелгән булса да, эчке сылау-буяу эшләре һәм ишегалдын чистартып, тәртипкә салу, төзекләндерү әле тәмамланмаган. Тәрәзәләрнең яртысыннан артыгы куелган. 

Төзелеш вакытында ватылып бетмәсен өчен, ишек уемнарына да вакытлыча гади ишекләр урнаштырылды. Әлбәттә, җылылык кертелгән бинада ул эчке эшләрне кыш көне дә дәвам итеп була. Ә менә ишегалдындагы эшләрне җәйге коры вакытта тәмамлау зарур. Бу акциянең нәкъ шушы фасылда игълан ителүе дә шуңа бәйле. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования