Вернуться к обычному виду

Түбән Камада Химиклар урамындагы юлны ремонтлыйлар

 
Түбән Камада Химиклар урамындагы юлны ремонтлыйлар 15.06.2013

Түбән Камада Химиклар урамындагы юлны ремонтлыйлар

Бу көннәрдә 36 микрорайонда Химиклар урамындагы юлны ремонтлый башладылар. 

Быел шәһәрдәге төп юлларны ремонтлау өчен өстәмә рәвештә тагын 20 миллион сум акча бүленгән. Әлегә кадәр Химиклар урамының Көньяк урамыннан Корабельная урамына кадәр өлеше бик аяныч хәлдә иде. Анда инде “ямочный ремонт” белән генә хәлдән чыгып булмаячагы көн кебек ачык. Хәзерге вакытта “Татавтодор” җәмгыяте хезмәткәрлере юлның әнә шул өлешендә иске асфальт-бетон юлның өске өлешен кыру белән мәшгуль.

Моннан тыш, Тынычлык урамындагы җөп санлы йортлар ягында һәм Красный Ключтагы төп юлларга ремон ясау да планлаштырыла. Аларның 19,570 кв. метр мәйданында асфальт салачаклар, ә 984 кв. метр мәйданда чокырларга ремон ясау белән генә чикләнәчәкләр. Бу эшләрнең барысы да “Татавтодор” җәмгыяте көче белән башкарылачак. Июнь-июль айларнда бу участокларда ремонт эшләрен төгәлләү бурычы тора.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования