Вернуться к обычному виду

Түбән Камада Сабантуй гөрләп узды

 
 Түбән Камада Сабантуй гөрләп узды 16.06.2013

Түбән Камада Сабантуй гөрләп узды

Түбән Камада шәһәр-район Сабантуе гөрләп узды. Сүз дә юк, үзенең масштабы, катнашучы кешеләр саны буенча авыл Сабантуйларыннан шактый аерылып тора ул. Биредә шәһәр һәм район халкы гына түгел, читтән килгән кунаклар да бик күп була. Шуңа күрә, алдан килгән урын өчен, дигәндәй, сәгать 10да башланачак бәйрәмгә инде иртәнге сигезләрдән үк кеше агылды гына. Берәр сәгатьтән “Ильинка” мәйданы халык белән шыгрым тулы иде.

Сабантуй, һәр елдагыча, бөтен мәйдан күләмендә оештырылган “пролог”тан башланды. Әлеге тамаша ел саен кабатланса да, аның эчтәлеге төрлечә була. Гадәттә ул, яхшылык белән явызлык арасындагы мәңгелек көрәшне чагылдыра. Гади генә итеп әйткәндә – гөрләп чәчәк аткан Җир йөзендә тормыш кайный, кешеләр бәхетле гомер кичерәләр. Һәм кинәт кенә, каяндыр явыз көчләр килеп чыкты да, бөтен мәйданны уратып алып, усаллыклары, мәкерлекләре белән бәхетле тормышта яшәүчеләргә яманлык кыларга тырыштылар. Аллы-гөлле чәчәкләр янында, кара үлем күбәләкләре шикелле, алар мәйданны каплап, бөтерелә-тулгана башладылар. Ләкин гаделлек җиңеп чыкты, явыз көчләр җиңелделәр һәм чыгып качарга мәҗбүр булдылар. Мәйданда тагын гүзәллек, матурлык тантана итте. Анда, аллы-гөлле чәчәкләр өстендә бөтерелгән күбәләкләрне хәтерләтеп, төрле төстәге киемнәрдән балалар кереп тулды.

Түбән Кама муниципаль район башлыгы Айдар Метшин бәйрәмгә килгән райондашларыбызны һәм шәһәрдәшләребезне язның әлеге гүзәл бәйрәме белән котлады. Татар халкы бу бәйрәмне гомер-бакый язгы кыр эшләре тәмамлангач уздыра торган булган. Район башлыгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең язгы кыр эшләрен уңышлы гына төгәлләвен, шулай итеп, уңышка нигез салынуын әйтте.

Республика җитәкчеләреннән Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килгән иде. Ул үзенең чыгышында түбәнкамалыларны әлеге зур бәйрәм белән тәбрикләп, Татарстанның икътисадый үсешенә күләмле өлеш кертүләрен билгеләп узды. Бу шушы төбәктә яшәүчеләрнең тырыш хезмәтенә бәйле, диде ул, барчасына зур уңышлар теләп.

Сабантуй флагын күтәрү бәйрәмнең иң тантаналы мизгеледер, мөгаен. Традиция буенча аны узган елгы абсолют батыр Марат Мөхәмәтҗанов күтәрде.

Шул ук вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин, Айдар Метшин белән берлектә, төрле тармакларда эшләп, Түбән Кама үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләрне сәхнәгә чакырып, хөкүмәт бүләкләре, мактаулы исемнәр, медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Иген үстерүдә мөһим эш башкаручы “кыр батырлары”ның, урыннары да бәйрәмнең түрендә. Хезмәт уңышлары белән алдынгы урында барган механизаторларны да мәйдан уртасына чакырып хөрмәтләделәр.

Кайсы гына Сабантуй спорт ярышларыннан һәм бәйгеләрдән башка уза икән?! Хезмәт бәйгесендә сабанчылар сынатмаса, бәйрәм мәйданында спортчылар көчләрен күрсәтә. Түбән Кама данын еракларга тараткан спорт ветераннары, элекке еллардагы Сабантуйлар батырлары һәм яшь спортчылар мәйдан тирәли әйләнделәр. Ул да булмады, бәйрәмне алып баручы, сәхнәгә җырчы Эльмира Кәлимуллинаны чакырды. Ул бит әле безнең якташ та, Түбән Кама кызы булуы хакында “Туган як”та язган идек инде. Әгәр моннан бер ел элек бу җырчының исеме яңгыраган булса, аңа игътибар итүче дә булмас иде. Ә менә быел, “Голос” телевизион конкурсында җырлап уңыш яулаган җырчыны түбәнкамалылар гына түгел, бөтен ил яхшы белә. Шуңа күрә, тамашачылар сәхнәгә төбәлде. Күренеп тора, бик күп айлар буе миллионлаган тамашачы күз алдында чыгыш ясавы ярдәм иткән яшь җырчыга, ул үзен тамашачы алдында бик иркен һәм табигый тота.

Кемнәрдер сәхнәдә артистларның чыгышын тыңлаган арада, мәйданның әле теге, әле бу тарафында спорт ярышларын башларга әзерләнәләр. Менә чүлмәк вату, авыш баганада йөрү, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, гер күтәрү, баганага менү, күл көрәштерү, һ.б. көч сынашулар башланып та китте. Аларның бөтенесен берьюлы карап бетерү һич мөмкин түгел. Шуңа күрә, сәгать 11ләр тирәсендә, утырып мәйданны күзәтүчеләр саны шактый кимегән иде. Чөнки һәркем үзе яраткан ярышлар төрен тамаша кылырга ашыкты. Дөрес, гаиләсе, дус-ишләре, таныш-белешләре белән җыелып, кафелар тирәсенә, яисә аулаграк урыннарга барып күңел ачучылар да шактый иде.

Баганага менүчеләр арасында чиратка дистәдән артык кеше язылды. Иң беренчеләрдән булып, Зәй егете 23 яшьлек Иван Фролов үрмәләде баганага. Астан караганда да шактый куркыта торган биек баганага егет мәче җитезлеге белән менеп китте. Әле алай гынамы, төрлечә боргалану-бөтерелү хәрәкәтләре дә күрсәтте. Биленнән бау белән бәйләп “страховка” ясаганнар, билгеле. Шулай да, бу төр ярыш зур тәвәккәлек сорый. Иван багана башына менеп җитте дә, читлеккә ябып куелган әтәчне азат итеп, аска ыргатты. Ә үзе берничә метр аскарак төште дә, кабат өскә күтәрелә башлады. Бусында баш түбән хәлдә...

Сабантуй бәйрәмендә ел саен яңа ярыш төрләре дә кертелә. Кайберләрен заманча шартларга туры китереп үзгәртәләр. Ләкин милли бәйрәмебезнең һичкайчан үзгәрешсез кала торган бер төсмере бар, ул — милли көрәш. Сабантуйны милли бәйрәм итеп күрсәтүче бердәнбер бәйге ул.

Төш вакытыннан бераз авышкач, халык кабат мәйдан тирәсендәге утыргычларга җыела башлады. Болар инде көрәш сөючеләр. Батырларның бил алышканнарын карап торырга милли көрәшне сөйгән, андагы һәр хәрәктне калдырмыйча карап баручы җанатарлар гына җыела.

Көрәш бәйгесе бик киеренке барды — кечкенә малайлар көч сынашуыннан башланып киткән көрәшне ветераннар һәм төрле авырлык үлчәләрендә яшь көрәшчеләр дәвам итте. Бәйге вакытында өч-дүрт көрәшченең уңайсыз төшеп, аякларын авырттыруын исәпкә алмаганда, башка авыр травмалар булмады кебек. Андый гына күңелсезлекләр, бәйгене туктата алмады, көрәш дәвам итте.

Көрәш барышы белән инде күп еллар Сабантуйларның алыштыргысыз спорт комментаторы булган Виктор Шадрин тамашачыларганы таныштырып торды. Бәйге кичке сәгать дүрткә кадәр дәвам итте. 18 яшькә кадәрге үсмерләр арасында 30 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә — Нәфис Шәйдуллин, 35 килограммда — Илдар Дәүләтгәрәев, 45 килограммда — Илшат Таһиров, 55 килограммда — Илмир Хәкимханов, 60 килограммда — Булат Фәхриев, 65 килограмда — Булат Динмөхәммәтов, 70 килограммда Эрик Мәхмүтов җиңү яуладылар. Ә менә ир-егетләрдән Шамил Локманов (65 кг), Ренас Кәлимуллин (80 кг), Азат Мортазин (95 кг), Ленар Иванов (110 кг), Марат Мөхәммәтҗанов (110 килограммнан авыррак үлчәүдә) җиңүчеләр булды.

“Сабантуйның абсолют батыры” исеме өчен көрәшү мизгелләре бик киеренке була. Бу бәйге — бәйрәмнең йомгаклау өлеше. Батыр мәгълүм булгач, Сабантуй тәмамлана. Ленар Иванов белән Марат Мөхәммәтҗанов арсында тартыш шактый барды. Һәм, ниһаять, абсолют батыр мәгълүм — быел да Марат Мөхәммәтҗанов батыр калды. Традициягә тугрылыклылык саклап, аңа тәкә бирделәр. Дәү тәкә. Хәзерге заманда бу бүләк — бер символ гына. Мәйдан читендә, көне буе, батырны бүләкнең тагын да дәүрәге — “ундүртле” ВАЗ машинасы көтеп тора иде.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования