Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районында Сабантуйлар гөрли

 
Түбән Кама районында Сабантуйлар гөрли 08.06.2013

Түбән Кама районында Сабантуйлар гөрли

Узган ял көннәрендә районыбызның күпчелек авылларында татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабантуйлар үткәрелде.

Тобада Сабантуйны җомга кичендә үк уздырып куйдылар. Бирегә җыелган халыкны Каенлы авыл җирлеге башлыгы Рәис Гыйльфанов һәм бәйрәм кунагы - муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина котладылар.

Сабантуйны ачып җибәргәч, мәйдан уртасында иң кечкенә малайлар көрәшергә тотынды, шул ук вакытта, авыл мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән үзешчән сәнгать концерты башланды. Елдагыча, Риян Мотыйгуллинның гармунда уйнавын, ә 84 яшьлек Вакыйф Шәйхетдиновның аңа кушылып җырлавын халык яратып тыңлады. Шушы авыл кызы, Түбән Кама педагогия колледжы укучысы Ризилә Сәләхиева татарча бик матур биеде.

Теге яки бу ярыш тәмамлануга, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Кул көрәштерүдә хатын-кызлар арасында – Рәфинә Заһидуллина (Тоба), ә ирләр ярышында Равил Харисов (Түбән Кама) җиңделәр. Капчык сугышы “чемпион”ы – Айнур Галиев (Үчкә). Катыкка салынган акчаны табучыга бүләккә бер “ярты” икәнен ишетүгә, Илзур Әхмәтшин (Тоба) йөгереп диярлек чыкты һәм башы белән катыкка чумып, акчаны берничә секунд эчендә тапты.

Атлар чабышында катнашучылар хәзерге заман өчен күп – сигез иде, чөнки бу авылда “ат җене кагылган” Ильяс Якупов та, Красный Ключтагы “Актай” ат спорты мәктәбендә эшләүче Расим Гыйльмуллин да бар. Расим бирегә әле, бала-чаганы куандырып, “Актай”дан ишәкләр дә алып килгән.

Ә инде мәйдан күрке булган татарча көрәштә 12 яшькә кадәргеләр арасында – Булат Хәбибрахманов (Тоба), 14 яшькә кадәргеләрдән – Илшат Таһиров (Түбән Кама) 18 яшькә кадәргеләр бәйгесендә – Булат Динмөхәммәтов (Каенлы) җиңде. Зурлар көрәшендә Түбән Кама пәһлеваны Марат Мөхәммәтҗановка тиңнәр юк иде.

Сүз ахырында, мәйданда күпләрдән ишеткән фикерне әйтмичә калып булмый. Соңгы елларда Тоба Сабантуен төп оештыручыларның берсе шушы авылның булдыклы ир-егете Ремис Илһамов иде, ә быел ул, хәзерге вакытта Лаешта эшләве сәбәпле, катнаша алмаган. Шуңадыр, мәйданда ныклы бер хуҗа да күренмәде, бәйрәмнең оештырылу дәрәҗәсе, узган еллардагы белән чагыштырганда, йомшаграк булды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования