Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың яшь гаиләләре яңа квартирлы булды

 
Түбән Каманың яшь гаиләләре яңа квартирлы булды 25.06.2013

Түбән Каманың яшь гаиләләре яңа квартирлы булды

Вахитов урамындагы яңа төзелгән 23нче йорттан 54 яшь гаиләгә квартир ачкычлары тапшыру тантанасы узды.

Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга ярдәм итү буенча дәүләт программасы кысаларында төзелгән әлеге йортның бу көнне ике подъездагы квартирларга ачкычлар тапшырдылар. 

Түбән Кама муниципаль район Башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин, квартир алучы бәхетле яшьләрне тормышларындагы әлеге матур вакыйга белән котлап: «Яшь гаиләләргә әлеге йорттан квартир ачкычлары тапшыру тантанасы илебездә Яшьләр көнен билгеләп үтү алдыннан туры килде. Бу – истәлекле вакыйга. Безгә максатчан, сәләтле яшьләр бик кирәк. Чөнки алар – шәһәребезнең беренче төзүчеләре булган бабалары һәм әтиләре башлаган күркәм эшләрне дәвам итүчеләр», - диде.

Түбән Камада быел 130 мең квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшыру күздә тотыла. 50 мең квадрат метры социаль ипотека программасы буенча төзеләчәк.

Бу көнне Вахитов урамындагы 23нче йорттан квартир алган Лилия һәм Руслан Зыятдиновлар гаиләсе яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту дәүләт программасы кысаларында торак белән тәэмин ителгән 500нче бәхетле гаилә булды.

Шәһәр Мэры, әлеге шатлыклы көн истәлеге итеп, аларга микродулкынлы мич. Ә уллары Радмирга уенчык бүләк итте.       

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования