Вернуться к обычному виду

Түбән Камада «Нерест-2013» операциясе нәтиҗәләрен игълан иттеләр

 
Түбән Камада «Нерест-2013» операциясе нәтиҗәләрен игълан иттеләр 25.06.2013

Түбән Камада «Нерест-2013» операциясе нәтиҗәләрен игълан иттеләр

Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре, балыө тоту кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максаты белән, «Нерест-2013» операциясе үткәрделәр.

25 апрельдән 10 июньгә кадәр дәвам иткән бу операция барышында алар 117 административ беркетмә төзегәннәр һәм 1 җинаять эше кузгатканнар. Закон бозу очракларының күпчелеге (балыкны дүрт һәм аннан артык кармагы булган резин, шулай ук, ятьмә белән тоту) Кама, Чишмә, Зәй елгаларында ачыкланган. Браконьерлардан 24 килограмм балык алынган, ә балык тоту әсбаплары тотылган урында ук юкка чыгарылган.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования