Вернуться к обычному виду

Түбән Кама мәктәпләрендә имтиханнар бара

 
Түбән Кама мәктәпләрендә имтиханнар бара 31.05.2013

Түбән Кама мәктәпләрендә имтиханнар бара

Түбән Кама укучылары 27 майда – рус теленнән мәҗбүри булган бердәм дәүләт имтиханы, 30 майда үзләре сайлап алган информатика, тарих, биология, фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы һәм татар теленнән бердәм регион имтиханы тапшырды.

Әле тагын 3 июньдә – математикадан (шулай ук мәҗбүри), 6 июнь көнне чит телләр (инглиз, француз, немец һ.б.) һәм физика, 10 июньдә – химия һәм җәмгыять белеме, 13 июнь – география, рус әдәбияты буенча имтиханнар тапшыру каралган. Бирә алмаучылар өчен, 17, 18, 19 июньдә резерв көннәр билгеләнгән. 

Быел математикадан - 1400, информатикадан – 154, тарихтан – 191, биологиядән – 219 кеше имтихан бирәчәк. Татар теленнән 11нче сыйныфны тәмамлаган 3 укучы имтихан тапшырган. Бар имтихан да сәгать 10 да башлана һәм 3-4 сәгать дәвам итә.





Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования