Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалыларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары 240 миллион сумнан арткан

 
Түбәнкамалыларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары 240 миллион сумнан арткан 21.05.2013

Түбәнкамалыларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары 240 миллион сумнан арткан

Түбәнкамалыларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычлары 240 миллион сумнан артып киткән. 

Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Гәрәев әйтүенчә, бурычларның күпчелеге – эшли торган, түләү мөмкинлеге булган кешеләр. 

Квартир өчен берничәшәр ай дәвамында түләмәүчеләр дә, бурычлары инде йөзләрчә мең сумга җыелганнар да бар. Андыйларны кисәтү, электр энергиясен өзү һ.б. чаралар гына ярдәм итмәгән очракта, судка биреп, квартирларыннан чыгару мәсьәләсе кузгатыла. Хәзерге вакытта судта шундый 57 эш карала. Ике квартирдан бурычлыларны арзанлы торакка мәҗбүри күчергәннәр инде.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования