Вернуться к обычному виду

Түбән Камада биш балалы гаиләгә кер юу машинасы бүләк иттеләр

 
Түбән Камада биш балалы гаиләгә кер юу машинасы бүләк иттеләр 09.04.2013

Түбән Камада биш балалы гаиләгә кер юу машинасы бүләк иттеләр

Татарстан Республикасының «Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге күп балалы Макаровлар гаиләсенә өр-яөа кер юу машинасы бүләк итте.

Биш бала тәрбияләүче, бүгенге көндә декрет ялында утыручы Ольга Владимировна Макарова әле эшкә чыгарга гына җыена. Балалары күп булган гаиләдә кер юуның никадәр авыр хезмәт икәнен һәрбер хатын-кыз аңлыйдыр. Ольганың ярамаслык хәлгә килгән кер юу машинасы урынына яңасын алу хыялы кайчан тормышка ашар иде икән, билгесез. Әмма бу хакта ишетүгә, «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең җирле бүлегендәгеләр аларның хыялларын чынга ашырырга ярдәм итә.

Үзләренә шундый олы бүләк биргәннәре өчен, биш бала анасы Ольганың «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәтенең бүлек рәисе Айдар Әһлиуллинга һәм спонсорлык ярдәме күрсәткән яшь эшмәкәрләр Алмаз Сәгъдиев белән Айзат Нәбиевкә рәхмәте чиксез.  

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования