Вернуться к обычному виду

Түбәнкамалылар «Язгы тамчы» Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар

 
Түбәнкамалылар «Язгы тамчы» Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар 04.04.2013

Түбәнкамалылар «Язгы тамчы» Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар

Балалар сәнгате үзәге укучылары Санкт-Петербургта узган «Язгы тамчы» Бөтенроссия конкурсында катнаштылар. 

Конкурс төрле номинацияләр буенча узды. Әлеге конкурста берьюлы берничә түбәнкамалы лауреат һәм дипломантлар булды. Шулай, «Вокаль сәнгать» (эстрада вокалы) номинациясендә Алёна Ефремова I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. «Вокаль сәнгать» (халык вокалы) номинациясендә Вилина Лошенкова II дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек булды. «Вокаль сәнгать» (эстрада вокалы) номинациясендә Гөлназ Рәхмәтуллина III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Әйтергә кирәк, әлеге конкурста балаларга өстәмә белем бирү педагогы Тамара Ерышканова да җиңү яулады. Ул 36 яшькә кадәр «Вокаль сәнгать» (эстрада вокалы) номинациясендә II дәрәҗәдәге лауреат булды. 

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования